Ижау мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешене ирегеннән мәхрүм итте
Бүген, 16 июньдә Ижауның Устинов районы мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче Айнур Кәримовны, Вилүр Сәгадиевне һәм Альберт Таһировны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата гомергә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип тапты.
Кәримов белән Сәгадиевне 4 ел да 2 айга, Таһировны исә 4,5 елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
Прокурор аларның һәркайсын 8 елга утыртуны сораган иде.
Мәхкәмәләр барышы белән таныш булган чыганак "Idel.Реалии"-га "хөкем карары әле май аенда ук чыгарга мөмкин иде, әмма тикшерү яраксыз видеолар тапшырган өчен мәхкәмә сузылды", дип сөйләгән. "Видеолар - гаепләү ягының төп дәлилләре", ди ул.
- 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аны якларга Баймак мәхкәмәсе каршына йөзләгән кеше килде. Протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы җинаять эшләре ачты. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланды. 49 кешегә инде хөкем карарлары чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!